Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

Каләм белән җиңдем дошманны

2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү елында бу аеруча мөһим. Бу тарихның төрле чорларында үз Ватаны өчен көрәшкән барлык кешеләрнең батырлыкларына тирән рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез. 18 июль көнне Яңа Әмзә авылы китапханәсе Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Каләм белән җиңдем дошманны» дип исемләгән китап тәкъдим итте. Күргәзмә төрле яшьтәге китапханәгә йөрүче укучыларны язучылар һәм шагыйрьләрнең китаплары белән таныштырды.