“Исәнмесез, кошкайлар”
Яңа Әмзә авылы китапханәчесе «Исәнмесез, кошкайлар» дип исемләнгән җимлек ясау мастер-классы күрсәтте. Җимлекне үз кулларың белән теләсә нәрсәдән ясарга була: агачтан, фанерадан, пластик шешәләрдән, сөт, сок һәм башка кулдан килгән материаллардан. Кошларны ашатканда, без аларга авыр вакытны яхшырак кичерергә ярдәм итәбез. Шулай итеп, тыйнак кош ашханәсе безнең бакчаларга һәм паркларга кошларны җәлеп итүдә файдалы эш эшли.