Алар илгә җиңү алып кайтты
2025 нче ел РФ Президенты тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы, Ватан сакчылары елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Яңа Әмзә авылы китапханәсе “Алар илгә җиңү алып кайтты” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Чара барышында китапханәче Яңа Әмзә авылының сугыш чоры турында сөйләде, сугышка киткән ир – егетләребез турындагы альбомнар белән таныштырды.