«Россия Фәннәр Академиясенең ачышлары»
2024 елда Россия Фәннәр Академиясе 300 еллыгын бәйрәм итә. Бу истәлекле дата фәнни җәмәгатьчелек өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә әһәмиятле. Академия тарихының өч гасыры эчендә аның составы, дәүләт статусы, фәнни юнәлеше үзгәрә. Яңа Әмзә авылы китапханәсе «Россия Фәннәр Академиясенең ачышлары» дип исемләнгән китап–иллюстратив күргәзмә тәкъдим итте.