Чишмәләр, чишмәләр! Тереклек дөньясын үзенең татлы суы белән ләззәтләндереп, колакларны иркәләп, йөрәкләрне җилкендереп, чылтыравы белән кешелекне сокландырып яшәтү өчен барлыкка китерелгән табигатьнең искитмәле кадерле бүләгедер ул.
Тау астында җырлап чишмә ага,
Камышлыкка кереп югала
Татлы суы, дәртле җыры белән
Гөлчәчәкле җирне сугара.
Чишмәләр, чишмәләр! Тереклек дөньясын үзенең татлы суы белән ләззәтләндереп, колакларны иркәләп, йөрәкләрне җилкендереп, чылтыравы белән кешелекне сокландырып яшәтү өчен барлыкка китерелгән табигатьнең искитмәле кадерле бүләгедер ул. Атаклы музыка коралы осталары да чишмә чылтыравыдай матур көйне чыгарырдай инструментны ясый алмаслардыр. Иң күренекле җыр-көй язучыларыбыз да чишмә җырыдай моңлы көйне язмаганнардыр.
Чишмәсез авыл юктыр ул. Безнең дә Яңа Әмзә авылында үзебез өчен бик кадерле чишмәләребез бар – ул безнең Илнар һәм Гәрәй чишмәләре.
Менә бездә китап укучылар белән Илнар һәм Гәрәй чишмәләренә экскурсиягә бардык. Чишмәнең тарихы, ничек килеп чыгуы белән танышып үттек. Укучыларга табигатьтә бик охшады.