Бер очрашу үзе бер гомер.
Бер очрашу үзе бер гомер.
Яңа Әмзә авылы китапханәсендә авылдашыбыз – Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, Тау Фәннәре Академиясе әгъзасы, Меценат Ордены каваллеры, СУПР ААҖ генераль директоры Азат Вәлиев һәм Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Төркиянең халыкара әдәби бүләге иясе , Азия – Африка илләренең халыкара «Лотос», М. А. Шолохов исемендәге халыкара, Андрей Платонов исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Мөхәммәдиев булдылар. Китапханәгә Ринат Мөхәммәдиев үзенең китапларын бүләк итте. Китапханә кунакларга үзенең матурлыгы, чисталыгы, яктылыгы, китап күргәзмәләренең төрлелеге, китап фондының байлылыгы белән бик тә охшады.