Пушкин әкиятләре ак кәгазьдә
Һәр елны 6 июнь Россиядә Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә. Юкка гына түгел, әлбәттә. Нәкъ 6 июнь көнне 1799 елда Мәскәүдә бөек рус шагыйре А.С. Пушкин туа.
Шул уңайдан Яңа Әмзә авылы китапханәсе А.С.Пушкин туган көне уңаеннан китапханәгә йөрүче укучылар белән "Пушкин әкиятләре ак кәгазьдә"дип аталган рәсем конкурсы үткәрде.