Их күңелле балачак
1 нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балачак – бу тормышта иң ваемсыз һәм бәхетле чор. Шул уңайдан Яңа Әмзә авылы китапханасе һәм мәдәният йорты хемәткәрләре белән "Их күңелле балачак" дип исемләнгән чара үткәрелде. Балалар арасында рәсемнәр ясау бәйгесе оештырылды, әйбер кисеп алу, чүлмәк вату, аркан тартыш, туп белән үрдәк атыш уеннарыда уйнатылды. Шулай ук бу көнне Яңа Әмзә авылы китапханасе "Китап битләрендә җәйге кояш" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды.