Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

“Гаилә - бәхет чишмәсе”

 

15 май - Халыкара Гаилә көне Россиядә 1994 елдан бирле билгеләп үтелә. Шул уңайдан Яңа Әмзә авылы китапханасе “Гаилә - бәхет чишмәсе” дип аталган акция үткәрде. Китап укучыларга Гаилә агачы сүрәте тәкъдим ителде,укучылар гаилә агачының яфракларына үз теләкләрен ,фикерләрен яздылар. Шул ук исем астында  укучыларга китап күргәзмәсе  дә тәкъдим ителде.Китап укучылар күргәзмәгә куелган китаплар белән якыннан таныштылар.