Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

“Татар фольклоры дөньясы”

 

Яңа Әмзә авылы китапханәсендә “Татар фольклоры дөньясы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әлеге чара Россиядә мәдәни мирас елы дәвам итү кысаларында үтте. Китапханәгә йөрүче укучыларыбызны китапханәче әби – бабаларыбызның гореф – гадәтләре, йолалары, уеннары, тарихы һәм традицияләре белән таныштырдым.