Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

“Ана – тормыш нигезе”

 

8 март көнне Яңа Әмзә авылы китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Ана – тормыш нигезе” дип аталган тематик кичә үткәрелде. Кичәдә  “Аулак өй” күренеше җыр –моң белән үрелеп барды.

Шулай ук “Хатын – кыз милләтнең җаны” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә хатын – кыз образлары кергән хикәяләр, шигырьләр, романнар китаплары һәм вакытлы мәтбугат урын алды.