Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

“Гаилә - бәхет чишмәсе”

15 май - Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Яңа Әмзә авылы китапханәсендә “Гаилә - бәхет чишмәсе” дип аталган акция үткәрелде. Чара барышында китапханәче  китап укучыларга Гаилә агачы тәкдим итте укучылар агачның яфракларына үз фикерләрен, теләкләрен яздылар. Чарага шул ук исем астында  китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде,күргәзмәгә куелган китаплар белән укучылар бик теләп таныштылар.