Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

"Чернобыль шартлавы фаҗигасе"

 26 апрель ил буенча Чернобыль корбаннарын искә алу чаралары билгеләп  үтелә.  Шул уңайдан Яңа Әмзә авылы китапханәсе китап укучылар өчен Чернобыль АЭСдагы иң зур авариягә 35 тулу уңаеннан "Чернобыль шартлавы фаҗигасе" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чарага "Чернобыль... Фаҗига... Хәтер..."дип аталган китап күргәзмә тәкъдим ителде һәм күзәтү дә ясалды.