Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

"Тукай әкиятләре - ак кәгазъдә"

  Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә.

  Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның иҗаты илебездәге барлык халыклар арасында искиткеч популяр. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.

  Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Яңа Әмзә авылы китапханәсендә китап укучылар белән "Тукай әкиятләре - ак кәгазъдә" дип аталган рәсем конкурсы үткәрелде һәм "Тукай безнең күңелләрдә" дип аталган китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.