Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл"

Сәламәтлек-кешегә табигать биргән бәһасез бүләк. Аннан башка тормышны кызыклы һәм бәхетле итү бик авыр. Тик еш кына без бу бүләкне кулдан ычкындырабыз, сәламәтлегебезне югалту җиңел, ә менә аны кире кайтару бик авыр.

7 апрель Бөтендөнья сәламәтлек көне булып билгеләп үтелә. Шул уңайдан Яңа Әмзә авылы китапханәсе китап укучыларына "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Бу күргәзмәдә сәламәтлек темасына карата китаплар куелды. Китап укучылар белән китап күргәзмәсенә күзәтү дә ясалды.