«Сугыш хатын-кыз өчен түгел...»
Сугыш мизгелләре китап битләрендә
13 нче март көнне Яңа Әмзә авылы китапханәсе «Сугыш хатын-кыз өчен түгел...», «У войны не женское лицо…» - проекты нигезендә китап укучылар белән «Сугыш мизгелләре китап битләрендә» дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрде. Бу чара барышында укучылар үз әниләре, әбиләре сөйлп калдырган сугыш хатирәләрен искә төшерделәр. Шул чарага багышлап ясалган «Сугыш чоры хатын – кызлары»дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.