"Дөнья халыклары әкиятләре"
Балалар китабы атналыгын бәйрәм итү кысаларында Яңа Әмзә авылы китапханәсен "Дөнья халыклары әкиятләре"дип исемләнгән кычкырып укулар узды. Укучылар төрле милләт язучылары иҗат иткән әкиятләрне укыдылар һәм шундый нәтиҗә ясадылар: кайсы гына милләт әкиятен укысаң да алар дус, тату, тәртипле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә диделәр.