Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

"Туган телем-иркә гөлем"

  21нче февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан, Яңа Әмзә авылы китапханәсендә "Туган телем-иркә гөлем" исеме астында акция  үткәрелде.

  Китапханәдә шул ук исем белән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсенә күзәтү  дә ясалды, китапханәгә йөрүчеләрне “Татар халык иҗаты”, Татар тарихы”,” Татар халык ашлары”, “ Татарская народная одежда” һәм матур әдәбият китаплары белән таныштырдым.