Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

“Солдат илебез сагында”

23 нче февраль көнне Яңа Әмзә авылы китапханәчесе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Солдат илебез сагында” дип исемләнгән чара үткәрде. Китапханәдә “Дөньялар имин булсын” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Китапханәгә йөрүчеләр белән әңгәмә үткәрелде.

 Бәйрәмне саф һавада чаңгы ярышлары белән дәвам итте. Ир егетләребезнең батырлыгы сыналды. Чарага килүчеләрне грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләдек. Катнашучыларга бу чара  бик охшады.