“Каюм Насыйри иҗаты”
14 нче февраль көнне Яңа Әмзә авылы китапханәсе татар мәгърифәтчесе, галим, педагог һәм язучы Каюм Насыйриның тууына 195 ел тулуга багышланган “Каюм Насыйри иҗаты” дип аталган әңгәмә үткәрдем. Бу чарада китапханәгә килүчеләр язучының иҗаты, тормыш юлы белән таныштылар шулай ук аның әсәрләреннән тезелгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.