Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

Ватан геройлары көне

Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау  булып тора. 9 декабрьдә без каһарман ата-бабаларыбызны искә алып кына калмыйбыз, хәзерге вакытта исән булган Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлибез. Әлеге дата уңаеннан, Яңа Әмзә авылы китапханәсендә укучылар белән «Ватан геройлары көне» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.  Шулай ук “Россия – геройлар Ватаны” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.   Күргәзмә өчен кешелекнең батырлыгын, намусын, кыюлыгын, каһарманлыгын чагылдыручы әдәбият сайланды. Күргәзмәдән укучылар районыбыз үсешенә шактый хезмәт куйган күренекле шәхесләр турында да белделәр.