Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

Шамил Рәкыйповның тормыш юлы һәм иҗаты

 

22 нче июнь көнне Шамил Рәкыйповның тууына 90 яшь. Шул уңайдан Яңа Әмзә авылы китапханәсендә китапханәгә йөрүче укучылыр белән берлектә “Шамил Рәкыйповның тормыш юлы һәм иҗаты” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә китапханәче язучының тормыш юлы, аның иҗат иткән повестьлары, романнары белән таныштырды. Шулай ук китапханәдә язучының китаплары тәкъдим ителгән “Язучының хәрби сере” дип исемләнгән китап күргәзмәгә күзәтү дә  ясалды.

  Китап укучыларга  кичә бик охшады , алар үзләренә күп мәгълүматлар тупладылар  һәм язучының китапларын укырга дип яздырып  өйләренә дә  алдылар.