“Башкалам – минем горурлыгым”
Яңа Әмзә авылы китапханәсендә Татарстан көненә карата “Башкалам – минем горурлыгым” дип аталган мәгълүмати сәгать үткәрелде. Китапханәче бу бәйрәмнең килеп чыгышы белән таныштырды. Татарстанда төрле милләт халкы яшәү сәбәпле, ромашка таҗларына тиңләп, ромашка чәчәге ясадылар. Һәрвакыт шулай чәчкә кебек дус – тату яшәргә язсын Татарстаныбызда.
Китапханәдә “Туган җирем – Татарстан” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Китап укучылар күргәзмәгә тәгъдим ителгән китаплар, журналлар белән таныштылар.