Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

«Муса Җәлил - герой шагыйрь»

Муса Җәлил...Бу исем һәркемгә яхшы таныш. Шагыйрь, көрәшче, Бөек Ватан герое. Аның исемен тирән ихтирам белән искә алалар, үлемсез батырлыгы алдында баш ияләр. Муса Җәлилнең арабыздан китүенә 75  ел тулу уңаеннан Яңа Әмзә авылы китапханәсендә «Муса Җәлил - герой шагыйрь» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

 Күргәзмәгә  Муса Җәлилнең үзен һәм үз чорын чагылдырып төрле жанрларда иҗат иткән әсәрләре куелды.