Ново-Амзинская сельская библиотека - филиал № 26

“Гаилә учагына –китап аша”

  6 июль көнне Гаилә, мәхәббәт, һәм тугрылык көне уңаеннан Яңа Әмзә авылы китапханәсендә “Гаилә учагына –китап аша” дип аталган акция үткәрелде.

  Шул исем астында китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Гаилә һәм мәхәббәт темасы татар язучыларының төп темаларының берсе булып тора. Күргәзмәдә З. Кадырова, М. Маликова, Ф. Садриев,  вакытлы мәгълүматтан проза әсәрләре белән таныштылар. Шулай ук гаилә ныклыгы, аның роле, бала тәрбияләү буенча да китаплар тәкъдим ителгән иде.