15 нче февраль – Совет гаскәрләре «Әфган” җиреннән чыгарылуга 30 ел тулган кон
15 нче февраль – Совет гаскәрләре «Әфган” җиреннән чыгарылуга 30 ел тулган кон. Бездә бу көнгә битараф калмыйча,13 февраль көнне Иске Әлмәт авылы китапханәсе китап укучылар белән авылда гомер иткән - Софронов Анатолий белән очрашуга бардык. Әфган сугышыннан исән-сау әйләнеп кайткан егетебез, узенең сугышта кичергәннәрен сөйләде, 8 нче сыйныф укучысы Ләйсән Әфган сугышына багышланган инша язган иде, шуны укыды, сораулар бирделәр. Анатолий абый укучыларга мәктәпне яратырга, туган илне сөяргә дип узенең теләкләрен житкерде . Икенче көнне Иске Әлмәт китапханәгә һәм мәдәният йортына кунакка чакырдык. Фойеда “Әфган жиле”исемле китап күргәзмәсе эшләнеп куелды. Китапханәче Әфган сугышы турында сөйләп узды. Китап кургәзмәсендәге газета - журналларда басылып чыккан мәкаләләргә күзәту ясалды. Очрашу бик жылы атмосферада узды, укучыларга бик ошады.