26 апрельдә татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Иске Әлмәт авылы китапханәсендә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган “Тукай абый әсәрләрен яратабыз”
26 апрельдә татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Иске Әлмәт авылы китапханәсендә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган “Тукай абый әсәрләрен яратабыз” исеме астында шигырь бәйрәме үткәрелде. Китапханәдә “Тукай сүнмәс йолдыз ул” исемле китап күргәзмәсе ясап куелынды. Китапханәче Алия Шәфигуллина укучыларны Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Аның язылган әсәрләре буенча презентация күрсәтеленде. Китап сөюче дусларыбыз язучының шигырьләрен кычкырып укыдылар. Ахырдан шул әсәрләргә карата рәсем ясадылар.