7 апрель көнне Иске Әлмәт авыл китапханәсендә китап укучылар белән берлектә “Яхшы гадәт йөз күрке ” исемле тәрбия сәгате уздырдык.
7 апрель көнне Иске Әлмәт авыл китапханәсендә китап укучылар белән берлектә “Яхшы гадәт йөз күрке ” исемле тәрбия сәгате уздырдык. Тәрбия сәгатенең максатлары: яшь буынны кешеләргә, үзенең якыннарына карата игътибарлы, ихтирамлы,мәрхәмәтле булырга өйрәтү, укучыларның сүз байлыгын үстерү.Әти-әниләрнең укытучы, укучылар белән араларын якынайту. Ата-ана, якын кешеләргә хөрмәт хисе тәрбияләү. Сүзне уйлап әйтергә. Кеше күңелен җәрәхәтләмәслек сүзләр таба белү күнекмәләре бирү, әдәп - әхлак нормалары камилләштерү эшен дәвам итү. Укучыларда игелеклелек, миһербанлылык,мәрхәмәтлелек кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү. Шулай ук “Яхшы гадәт йөз күрке” исеме астында китап күргәзмәсе дә ясап куелды.Китап укучыларга тәрбия сәгате һәм китап күргәзмәсе бик ошады,алар үзләренә күп файдалы мәглүматлар тупладылар.