Көмештәй саф сулы, тәннәргә һәм җаннарга сихәт бирүче чишмәләр безнең Яңа Әлмәт авылында да бар. Алар табигатебезнең төрле җирләрендә, күбесенчә тау арасыннан, я тау итәгеннән бәреп чыккан
Тау астында җырлап чишмә ага,
Камышлыкка кереп югала.
Татлы суы, дәртле җыры белән
Гөлчәчәкле җирне сугара.
Җир яшәрә аның суын эчеп,
Ак каеннар яфрак яралар.
Таң алдыннан аның җырларыннан
Сандугачлар канатланалар
Көмештәй саф сулы, тәннәргә һәм җаннарга сихәт бирүче чишмәләр безнең Яңа Әлмәт авылында да бар. Алар табигатебезнең төрле җирләрендә, күбесенчә тау арасыннан, я тау итәгеннән бәреп чыккан. Бу табигать могҗизалары безне үзләренең төрлелеге белән дә шаккаттыралар. Аларның сулары да төрлечә: ургып, уртача, салмак, шаулап, кайнап ага. Ә суларының тавышы?! Тыңлап торсаң, гаҗәпкә каласың, сокланып туймыйсың. Көйләре, моңнары бер-берсен кабатламый. Шулай булгач, аларны моңлы, җырчы чишмәләр димичә ни дисең?!
Әлеге чишмәләрнең һәрберсенең үз исеме, үз тарихы бар. Гайфулла бабай чишмәсе авылым халкын күп еллардан бирле тәмле сулары белән куандырып тора. Бу чишмәләр бик борынгы, аларда ниндидер серлелек бар. Тирәннән, җир астыннан агып чыгып, алар кешеләрнең яшәү чыганагына әйләнә, күпме халыкка көч, шифа бирәләр.Шул чишмәләр янында басып торганда ничектер күңелгә шундый рәхәт, барлык күңелсез уйлар да онытылган кебек була. Менә бездә китап укучылар белән Гайфулла бабай чишмәсенә экскурсиягә бардык. Чишмәнең тарихы, ничек килеп чыгуы белән танышып уттек. Укучыларга табигаттә бик ошады, китаплар укыдылар, ахырдан тәм томнар белән чәй эчтеләр.