Староальметьевская сельская библиотека - филиал № 33

Дөньяда кеше сәламәтлегеннән дә кадерлерәк бер нәрсә дә юктыр. Иске Әлмәт авыл китапханәсендә шушы дата уңаеннан төзелгән китап күргәзмәсе юкка гына “Сәламәтлегеңне кечкенәдән сакла!” дип аталмый. Кечкенә вакытта кем генә үзенең сәламәтлеге турында уйлый икән.

Дөньяда кеше сәламәтлегеннән дә кадерлерәк бер нәрсә дә юктыр.  Иске Әлмәт авыл китапханәсендә шушы дата уңаеннан  төзелгән китап күргәзмәсе юкка гына “Сәламәтлегеңне кечкенәдән сакла!” дип аталмый.  Кечкенә вакытта кем генә  үзенең сәламәтлеге турында уйлый икән.  Безнең күпләребез кечкенә вакытта укыган шигырь юлларын хәтерли дә торгандыр әле: “Кояш, һава һәм су – безнең иң якын дусларыбыз...”. Менә шуңа күрә дә, быелгы сәламәтлек көненең төп тематикасы - сәламәт туклану турында. Чөнки зарарлы ризыклар куллану - ел саен меңәрләгән кешенең гомерен ала.  Дөрес туклану -  сәламәтлеклекне саклауның 10 кануннарының берсе булып тора.  Китапханәбезгә йөрүче балалар белән сәламәтлек турында әңгәмә үткәрдек  һәм   китапларга күзәтү ясадык.