Чарада “Кояшкай” балалар лагереннан килгән укучылар катнашты. Алар бәйрәм тарихы белән катнаштылар, гаилә көненә багышланган мәкальләр әйттеләр, табышмаклар, ребуслар чиштеләр. Укучылар “Гаилә көненә” багышланган видео-ролик карадылар.
“Гаилә, мәхәббәт, тугрылык” көненә багышлап - 8 июль көнне Иске Әлмәт авыл китапханәсендә “Төрле-төстәге ромашка” дип аталган чара уздырылды.
Чарада “Кояшкай” балалар лагереннан килгән укучылар катнашты. Алар бәйрәм тарихы белән катнаштылар, гаилә көненә багышланган мәкальләр әйттеләр, табышмаклар, ребуслар чиштеләр. Укучылар “Гаилә көненә” багышланган видео-ролик карадылар. Балалар “Ромашканы җый” дип аталган уенда бик актив катнаштылар. Уен барышында балаларга чәчәк таҗларыннан гаилә турында матур сүзләр язып ромашканы җыярга кирәк иде.Уен азагында укучыларга бүләкләр тапшырылды. Чара балаларга бик ошады.