Староальметьевская сельская библиотека - филиал № 33

“Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзал”

      Иске Әлмәт авылы китапханәсе  Гамил Афзалның тууына 100 ел тулу уңаеннан “Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзал” дип аталган  китап күргәзмәсе тәкъдим итә. Гамил Афзал язган шигырьләрен, истәлекләрен укыганда, бу шагыйрь бик бәхетле тормышта яшәгән икән, дип уйлыйсың, иҗатының төрлелеге укучыны таңга калдыра. Аның әсәрләрендә юмор-сатира, милли характерлар бирелеше, рухи-әхлакый кыйммәтләр, фәлсәфи уйлар чагылышы оста тасвирлана.