“Тукай сүнмәс йолдыз ул”
Иске Әлмәт авылы китапханәсе “Татарстан Республикасында Туган телләр елы” кысаларында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан “Тукай сүнмәс йолдыз ул” дип исемләнгән белем сәгате үткәрде. Бу чара барышында презентация күрсәтелде,әсәрләрне кычкырып укулар үткәрелде. Бу чара Габдулла Тукай иҗатына җәлеп итүгә,балаларның китап уку культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән иде.