Староальметьевская сельская библиотека - филиал № 33

“Террорчылыкка - нокта куй!”

3 сентябрь көнне   терроризм көненә карата Иске Әлмәт авылы китапханәсе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Террорчылыкка  - нокта куй!” исеме астында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәбезнең максаты: укучыларга кеше тормышы өчен нинди куркыныч яный һәм аларны белергә кирәклекне  аңлату, китап укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Укучыларга әңгәмә барышында “Терроризм һәм Экстремизм  төшенчәләренә аңлатма бирелде. Төрле елларда булган террактлар турында саннарда һәм сурәтләрдә таныштырып киттек. Аннары укучыларга ситуацияләр турында сораулар биреп, аларның фикерләрен тыңлап, өстәмә материаллар белән тулыландырып, укучыларның “Терроризм”, “Экстремизм” турында туплаган белемнәрен ачыкладык.