“Мавыктыргыч китап дөньясына сәяхәт”
6сентябрьдә Иске Әлмәт авылы китапханәсендә Яңа Әлмәт гомуми урта белем башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мавыктыргыч китап дөньясына сәяхәт” исемле экскурсия булды. Китапханәче Алия Шәфигуллина китапханә, андагы кагыйдәләр, китап фонды һәм «формуляр», «стеллаж», «бүлекләргә аеручы», «китап фондын саклау» кебек яңа терминнар белән таныштырды .Китапханә фондында булган китаплар, каталоглар тартмасына карточкалар куелыш системасы турында балаларга җентекләп сөйләде, китапханәдән файдалану кагыйдәләре турында әңгәмә уздырды. Уку залында катнашучылар өчен төсле буяулар белән эшләнгән балалар китатапларына киңәйтелгән күзәтү үткәрде. Чараның йомгаклау өлешендә балаларга «Крокодилның китапханәдә үз-үзен тоту кагыйдәләре»исемле мультфильм алган белемнәрне ныгытырга булышты.