Староальметьевская сельская библиотека - филиал № 33

“ Халкыбыз кахарманы“

25 нче августта Иске Әлмәт авылы китапханәсендә танылган патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилне искә алу уңаеннан “ Халкыбыз кахарманы“ дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә узды. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты , бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлавы турында сөйләп узды.  “Муса Җәлил –герой шагыйрь “ дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелынды.”Кызыл ромашка”, “Әтәч”, “Карак песи” шигырьләре кычкырып укылды.Аның шигырьләрендә ил язмышы үз язмышы белән аерылгысыз булып үрелеп бара. Ана образы Җәлил иҗатының буеннан-буена үтә. «Яшь ана», «Ана бәйрәме». Әлеге әсәрләрдә Җәлилнең сугышта улларын югалткан аналарга карата иң изге хисләре, йөрәктән кайнап чыккан кичерешләре, уйлары чагыла. Һәм Саттаров Рәнис һәм Гарталова Алинә инсценировка күрсәттеләр.Кичәне карарга әбиләредә килгән иделәр.Кичә ахырында китап сөючеләр белән  аларга чәчәкләр куелды.