"Татарстан - уртак йортыбыз"
30нчы август Татарстанда республика көне билгеләп үтелә, шул уңайдан Иске Әлмәт авылы китапханәсендә гражданлык активлыгы тәрбияләү, туган республика турында мәгълүматларны ныгыту, кече ватанга мәхәббәт тәрбияләү, халык йолаларына кызыксыну уяту максатларыннан "Татарстан - уртак йортыбыз" исемле китап күргәзмәсе ясап куелды. Күргәзмәгә Татарстан Республикасы тарихы һәм символикасы , туган ягыбызның табигый байлыклары турында китаплар куелган иде. Китапханәгә килүче укучыларыбыз күргәзмә белән бик теләп , кызыксынып таныштылар.