Кульбаево-Марасинская сельская библиотека - филиал № 22

“Спорт-сәламәтлек, здоровье”

Укучыларда сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту, спортка мәхәббәт тәрбияләү максаты белән  Колбай Мораса авыл китапханәсендә “Спорт-сәламәтлек, здоровье” исемле китап күргәзмә ясалды. Күргәзмә 2019 елның  2-12 мартта Красноярск шәһәрендә узачак XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада  уеннарына карата ясалган иде. Күргәзмәдә спорт , сәламәтлек турында китаплар, тематик папкалар  куелды.Без спортсменнарыбызның җиңүгә ирешүләрен теләп калабыз.