Кульбаево-Марасинская сельская библиотека - филиал № 22

“Әмирхан Еники – әдипләр остазы”

1 март көнне  күренекле әдип-прозаик Әмирхан Еникиның  тууына 110 ел тулуга карата Колбай Мораса авылы китапханәсендә китап укучылар өчен  “Әмирхан Еники – әдипләр остазы”дип  исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителә. Күргәзмәдә язучының тормыш юлы һәм иҗатына  багышланган китаплар  урын алды. Шулай ук китап укучылар белән язучының әсәрләре буенча әңгәмә булып узды.Әңгәмә барышында әсәрләрдән өзекләр укылды.А.Еникиның иҗаты китап укучыларда зур кызыксыну уятты.