Галиәсгар Камал тууына 140 ел булды
Быел татар әдәбияты классигы, атаклы драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камал тууына 140 ел булды.Г.Камал иҗатына, шәхесенә хөрмәт, ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү максаты белән Колбай Мораса авыл китапханәсендә телдән журнал булып узды.Татар театры тарихында тирән эз калдырган каләм иясе Г. Камалның “Беренче театр” әсәре белән таныштылар һәм фикерләр белән уртаклаштылар. Аның күп кенә әсәрләрендә шундый үткен, җитди конфликт куелып, җәмгыятьтәге тискәре күренешләр тәнкыйтьләнә, көлкегә алына.