8 июль – Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Христиан динендә бу көн гаиләне һәм мәхәббәтне саклаучы дип ышанылган изгеләр Петр һәм Феврония көне буларак билгеле.
8 июль – Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Христиан динендә бу көн гаиләне һәм мәхәббәтне саклаучы дип ышанылган изгеләр Петр һәм Феврония көне буларак билгеле. Бу изгеләр Владимир өлкәсенең Муром шәһәрендә җирләнгән, шуңа күрә Муромның үзендә 8 июльне гаилә һәм мәхәббәт көне итеп бәйрәм итү традициясе күптәннән барлыкка килгән. Җирле халык аны Россия күләмендә үткәрергә тәкъдим итә. Бәйрәмнең билгесе итеп ромашка чәчәге сайлана. Әлеге күркәм көнгә карата Колбай Мораса авыл китапханәсендә“Минем тату гаиләм” исемле әңгәмә булып узды.Әңгәмә барышында һәр кешегә изге булган гаилә турында сүз барды. Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз.