Җәйнең беренче көне - балачак иленең иң матур бәйрәме, 1 июнь – Балаларны яклау көне. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын - ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге
Җәйнең беренче көне - балачак иленең иң матур бәйрәме, 1 июнь – Балаларны яклау көне. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын - ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Шул уңаеннан, Колбай Мораса авыл китапханәсе авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән җәйге мәктәп лагерьга йөрүче балаларга,авылга кунакка кайтканларга “Балачак бәйрәме ” исемле чара үткәрелде.Беренче өлеше авыл китапханәсендә үтте, анда балаларга бәйрәмнен тарихын, викторина, кем күбрәк белә әкиятләрне, кайсы эсәрдән әкият геройлары, табышмаклар чиштеләр. Икенче өлеше багышланды спорт уеннарына. Балалар үзләрен рәсем ясаудада сынатмады. Алар бик актив катнаштылар, төрле-төрле рәсемнәр ясадылар.Бик актив катнашучылар Гайнутдинова Руфинә,Шакурова Фаридә, Асулханова Илюзя, Шайдуллина Ландыш. Барлык балаларга күңелле яллар телибез.