Кульбаево-Марасинская сельская библиотека - филиал № 22

Ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл, алмагачлар чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез

Ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл, алмагачлар чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап - гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә . Шул уңайдан Колбай Мораса авыл китапханәсендә “Гаилә-бәхет ачкычы” исемле әңгәмә булып узды.Әңгәмәбездә авылыбызның уңган гаиләләре катнашты. Алар белән төрле сорауларга бергә җавап табарга тырыштык. Авыл башкарма комитетының сәркәтибе гаиләләргә кагылышлы яңа чыккан законнар белән таныштырды, сорауларга җаваплар бирде. Китапханәдә “Гаилә-бәхет ачкычы”  дип исемләнгән китап күргәзмә оештырылган иде. Күргәзмәгә китап битләрендә  гаилә темасын чагылдырган мәгълүматлар куелды. Шул китаплар буенча күзәтү үткәрелде.

Бәхет ачкычы ныклы гаилә кулында. Гаиләбез нык, табыннарыбыз мул булсын. Яшь гаиләләр артсын, тормышыбызны ямьләп сабыйлар тусын. Тату гаиләләрдә тыйнак, эшкә уңган, җитез һәм сәламәт балалар үссен.