Кульбаево-Марасинская сельская библиотека - филиал № 22

27 март көнне Халыкара театр көне билгеләп үтәлә. Шул уңайдан Колбай Мораса авыл китапханәсе Татарстан театрларына багышланган презентация һәм китап күргәзмә ясалды.

27 март көнне  Халыкара театр көне билгеләп үтәлә. Шул уңайдан Колбай Мораса авыл китапханәсе Татарстан театрларына багышланган презентация һәм китап күргәзмә ясалды. Татарстан Республикасында эшләп килүче театрлар турында “Яшәсен театр” исемле виртуаль танышу үткәрдек. Китап күргәзмә аша  театрлар һәм театрларда уйнаучы артистлар  белән танышу булды. Татар профессиональ театрны оештыручыларның берсе якташыбыз  –Габдулла Кариев булган.Театрга  багышланган чарабызны Г. Тукайның  театрга багышлап язылган  матур шигырь юллары  белән тәмамладык.
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр, 
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр — яктылыкка, нурга илтә, 
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.