24 март көнне Колбай-Мараса авылы китапханәсендә язучы-прозаик, драматург Рабит Батулланың (Роберт Мөхлис улы Батуллин) 26 мартта 80- яшьлек юбилее.
24 март көнне Колбай-Мараса авылы китапханәсендә язучы-прозаик, драматург Рабит Батулланың (Роберт Мөхлис улы Батуллин) 26 мартта 80- яшьлек юбилее. Аның гомер бәйрәменә багышлап китапханәдә “Бар шундый бер Батулла” исемле китап күргәзмәсе оештырылган иде.Күренекле җәмәгать эшлеклесе, язучы, режиссёр, драматург, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла татар халкының үткәнен чагылдырган тарихи романнар авторы.
Р. Батулла әдәбиятның төрле жанрында иҗат итә. Аның балалар өчен язган хикәяләре, маҗаралы әкиятләре, шулай ук юмор-сатира жанрларындагы язмалары, инсценировкалары, пьессалары, сценарийлары матбугатта, телевизор экранында һәм театр сәхнәләрендә алтмышынчы елларда ук күренә башлый.
Китап күргәзмәсендә китап укучылары аның иҗат иткән китаплары белән таныштылар, теләгән китапларын укырга алдылар.