«Җиңү юлы буйлап»
2026 ел Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлелеге дип игълан ителде. Шул датага карап Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен «Җиңү юлы буйлап» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Бу күргәзмәдә тарихи тикшеренүләр, истәлекләр, шулай ук Бөек Ватан сугышы турында архив материаллар куелды.