Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. . Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
Колбай Мораса авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре , авыл башкарма комитеты хезмәткәрләре, музей хезмәткәрләре белән берлектә 3 октябрь көнне Колбай Мораса авыл мәдәният йортында өлкәннәргә багышланган “Гомернең алтын көзе ” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Авыл үзешчән артистлары , мәктәп балалары концерт программасы күрсәтте.
Өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачтылар: җырладылар, биеделәр һәм кызыклы шигырьләр сөйләделәр.