“Гаҗәеп уку сәгате”
Бөтенроссия уку көне ел саен 9 октябрьдә билгеләп үтелә. Шул датага карап 9 октябрь көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Гаҗәеп уку сәгате” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Бу күргәзмәдә балалар әкиятләреннән алып классик әдәбиятка һәм хәзерге заман әсәрләренә кадәр төрле жанрдагы һәм яшьтәге китаплар тәкъдим ителде. Һәр килүче үз зәвыгы һәм кызыксынулары буенча китап таба алды.