Кульбаево-Марасинская сельская библиотека - филиал № 22

“Дөрес интернет”

21 март көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Дөрес интернет” дип исемләнгән түгәрәк өстәл әзерләде. Чара барышында китапханәче укучыларга социаль челтәрләрдә булган вакытта килеп чыккан иң куркыныч хәлләр һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, Глобаль челтәрнең кешеләргә нинди мөмкинлекләр бирүен, челтәрдә куркынычсызлык кагыйдәләрен ничек үтәүләрен аңлатты.