Антон Чехов. Язмыш сюжеты
29 гыйнварда Антон Павлович Чеховның тууына 160 ел тулды. Бөек язучының юбилеена Колбай-Мораса авылы китапханәсе “Антон Чехов. Язмыш сюжеты” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмә нигезендә язучының тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләүче китаплар куелды. Укучылар Антон Павлович тормышының кыскача хронологиясе, аның замандашларының истәлекләре белән таныша алдылар, алар Чеховны һәм гомумән рус әдәбиятын тирәнрәк аңларга ярдәм итте, ә чит ил язучыларының әйткән сүзләре А.П. Чеховның дөнья әдәбиятында нинди урын алуын аңларга мөмкинлек бирде.